+28 °С
Облачно
ВКОК
9 мая-День Победы
29 Августа 2022, 04:40

Котлыйбыз!

АБДУЛЛИН Илһам Газинур улына Хөрмәтле Илһам Газинур улы!  Сезне матур юбилеегыз – 45 яшегез тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Безнең өчен Сез һәрвакыт акыллы, белемле, җаваплы, тәртипле кеше булып торасыз. Сезнең намуслы, тырыш булуыгыз безнең өчен үрнәк. Киләчәктә дә туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, һәр аткан таңга, яуган карларга, килгән язларга, аккан суларга сокланып, якыннарыгызның игелеген күреп, әлегедәй изге күңелле булып, озын-озак бәхетле гомер кичерергә язсын Сезгә.

Гомер – тауга менеп төшү,
Тау түбәсе – кыядыр.
Кыя тик кыю кошларга –
Бөркетләргә оядыр…
45-тә — син кыяда:
Күзеңнең очлы чагы,
Болытларга атылырга
Канатың көчле чагы.
Бәйрәмең торсын җим булып –
Бер алтын бөртек булып!
Ходай бирсен: озак еллар
Яшәргә Бөркет булып!!!

“Стәрлебаш чишмәләре” гәзите редакциясенең татар бүлеге коллективы.

Автор:Гайния Галимова
Читайте нас