+17 °С
Дождь
Хөрмәтле кешебез, туар таңнарың тыныч, сәламәтлегең ныклы, гомерең бәхетле булсын. Без сине хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз, якыннарыңны куандырып, яшә дә яшә әле. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Үтәр юлыбызда үрнәк син.
Сабырсың да, олы җанлысың да,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Рәхмәт, апа, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Яшә мәңге кадер-хөрмәттә,
Тормыш ямьле тик син булганга!
Изге теләкләр белән энеләрең Ринат, Салават, Самат, Өлфәт, сеңелең Зөлфирә һәм аларның гаиләләре.