-1 °С
Облачно
ВКОК80 лет Победы
Все новости
9 мая-День Победы
31 Октября 2024, 12:32

Агачтагы яфрак сыман

Ничә кайтсам, туган ягым Кочып ала, Аңа, гүя, мин һаман да Сабый бала. Һәр яфрагы күңелемне Эретә шул, Серен сөйли, көен көйли – Үз итә шул. Ана тирәк. Яфраклары Леп-леп килә. Әйтерсең дә, сөйләшә ул Минем белән. Бу яфраклар канат каккан Кошлар сыман, Хәзер менә еракларга Очар сыман. Тик аларның аерыласы Килми кебек, И яфраклар, сез дә минем Күңел кебек. Туган ягым, еракларда Йөрсәм дә, Асылрак бизәкләргә Үрелсәм дә, Күңел синдә була икән Һәрчак, һәрчак, Агачтагы леп-леп иткән Яфрак сыман. Равил ШАММАС.

Агачтагы яфрак сыман
Агачтагы яфрак сыман

Ничә кайтсам, туган ягым
Кочып ала,
Аңа, гүя, мин һаман да
Сабый бала.

Һәр яфрагы күңелемне
Эретә шул,
Серен сөйли, көен көйли –
Үз итә шул.

Ана тирәк. Яфраклары
Леп-леп килә.
Әйтерсең дә, сөйләшә ул
Минем белән.

Бу яфраклар канат каккан
Кошлар сыман,
Хәзер менә еракларга
Очар сыман.

Тик аларның аерыласы
Килми кебек,
И яфраклар, сез дә минем
Күңел кебек.

Туган ягым, еракларда
Йөрсәм дә,
Асылрак бизәкләргә
Үрелсәм дә,
Күңел синдә була икән
Һәрчак, һәрчак,
Агачтагы леп-леп иткән
Яфрак сыман.

Равил ШАММАС.

Автор:Фируза Синагулова
Читайте нас: