Алдагы гомер елларыңны шулай сау-сәламәт булып, күтәренке кәефтә, якыннарың, туганнарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын. Кадерлебез, сиңа зур бәхетләр, җан тынычлыгы, якты аяз көннәр, тыныч күкләр телибез. Сөеп-сөелеп яшә, елларың шатлыклардан гына торсын.
Сиңа насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Флүр, улың Рәлиф, кызларың Фәнилә, Галия, Кадрия, киявең Гадел, оныкларың Эльвина, Сафина, Азалия.