19 нчы июль – Гарәфә көне. Бу көнне тотылган ураза ике еллык, ягъни үткән һәм әлеге елның гөнаһлары гафу ителүенә сәбәп була ала. 10 нчы зөлхиҗҗә – Корбан гаетендә корбан чалу бәндәне Аллаһка якынайта, бөек савапларга ирештерә. Изге көннәрнең кадерен белик, изге гамәлләр кылырга тырышыйк!