1. Сезнең скважина авылны, башка категориядәге торак пунктны үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүче системага якын булмаска тиеш;
2. Скважинадан алынган су күләменең тәүлегенә 100 кубометрдан артмавы мотлак;
3. Скважина бары тик участоктагы гаилә әгъзалары өчен генә файдаланыла.
Әгәр шушы өч таләпнең берсе генә дә үтәлми икән, скважина хуҗасы җир асты байлыкларын лицензиясез файдалануда гаепләнеп, административ җаваплылыкка тарттырылырга мөмкин. Моңардан тыш, скважина урнаштырганда йорт хуҗасы кабул ителгән санитар нормаларны үтәргә бурычлы. Таләпләр санга сугылмаганда, җир астындагы су чыганаклары пычрануга юл куелырга мөмкин. Аның өчен җитди җаваплылык чаралары билгеләнгән.Игътибар! Кешеләр сәламәтлегенең санитар-эпидемиологик хәвефсезлеген тәэмин итүче яңа кагыйдәләргә (СанПин 2.1.3684-21) ярашлы, скважиналар пычрату ихтималлыгы булган чыганаклардан кимендә 50 метр биегрәк торырга һәм автомобиль магистральләренә 30 метрдан да якынрак урында урнашмаска тиеш.
Ә коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре өчен кагыйдәләр башкачарак. Санитар кагыйдәләрнең яңа стандартларына ярашлы (сп.53.13330.2019), скважинаны яисә коены ихатадагы бәдрәфтән яки компост (тирес) җыю урыныннан 8 метрдан да якынрак урнаштырутыела.