Үткән атнада беренчеләрдән булып игелеклелек акциясенә якташыбыз, Куганакбаш авылында туып-үскән, әлеге вакытта Мәскәүдә яшәүче Марат Хафиз улы Ишмияров кушылды. Ул туган ягының чын патриоты булып тора. Үз үрнәге белән якташыбыз туган төяген онытмавын, аны якын итүен күрсәтте. Ул районда яшәүче 30дан артык кешегә (район үзәге һәм Куганакбаш авылы мәчетләренә, район китапханәсенә, авылдашларына - туганнарына һәм якыннарына, пенсиядәге укытучыларга, хезмәт ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә) көтелмәгән шатлык бүләк итте, хәзер алар урындагы яңалыклар белән танышып бара алачак. Бу изге эштә аңа авылдашы Фәрит Искәндәров ярдәм итте.
Марат Хафиз улы якташларын район гәзитенә беренче тапкыр гына яздырмый. Берничә ел рәттән ул халыкны район басмасына яздыру белән сөендерә.
Хөрмәтле гәзит укучылар! Матбугатка язылу кампаниясе дәвам итә. Шуңа күрә, дуслар, мондый игелекле акцияләрдән читтә калмагыз, якыннарыгызны яки мохтаҗ кешеләрне гәзиткә яздыртып, аларга күңел җылыгызны бүләк итегез.
Фото Фәрит Искәндәровтан алынды.