Ике балага гомер бүләк итеп, аларны үстереп, олы тормыш юлына бастыралар. Балалары күптән инде әти-әни булып, үзаллы дөнья көтәләр. Хаклы ялга чыккач, туган авылыбызга кайтып бик матур йорт салып дөнья кордылар. Тырышып, җан җылысын биреп корган дөньялары балкып утыра. Кайчан гына барып кермә, якты йөзләре, тәмле ашлары белән каршылыйлар, хөрмәтләп озатып калалар. Алар икесе дә мактауга лаек кешеләр. Сабыр холыклы, уңган, изге күңелле апабыз! Юмартлыгың, һәрвакыт ярдәмгә әзер булуың, акыллы киңәшләрең өчен зур рәхмәт сиңа. Син нәрсәгә генә тотынсаң да, бик остасың. Бәйләгән шәлләреңә, кофталарыңа, җылы бияләйләреңә, чиккән чигүләреңә һәркем сокланып карый. Җәй көннәрендә йортыгыз чәчәккә күмелеп утыра, ә кышын тәрәзә төбендә чәчәк атып утырган гөлләрең һәркемнең игътибарын җәлеп итә. Ә күпме яшелчә, җиләк-җимеш үсә бакчагызда. Апабызның пар канаты – җизнәбез дә бик ихтирамлы кеше. Ул киң күңелле, уңган, хәстәрлекле тормыш иптәше, балаларына һәм туганнарына олы ярдәмче, киңәшче. Сез икегез дә балаларыгыз өчен хәстәрлекле һәм яраткан әти-әни, оныкларыгыз өчен җан атып торган картәти-картәни, якыннарыгызга киң күңелле туган. Тырышлык белән корган дөньягызның игелеген, рәхәтен күреп яшәргә язсын. Күңелегездә булган олы хисләрегез олыгайган көннәрдә дә сүрелмәсен, пар канатларыгыз каерылмасын. Бер-берегезгә терәк булып, картлыкка бирешмичә, яшәү дәртен сүндермичә, балаларыгызга яшәеш чыганагы булып, кайгы-хәсрәт күрмичә исәнлектә яшәгез. Кадерлеләребез, сезгә ныклы сәламәтлек телибез. Шатлыкларга төренеп, балаларыгызның күңел җылысын, тугыннарыгызның ихтирамын тоеп, җан тынычлыгында озын-озак бәхетле, парлы гомер кичерергә насыйп булсын. Без сезне бик тә яратабыз!
Гомер юлыгыз озын-озак булсын,
Тыныч тормыш аны бизәсен.
Яшәү гомерегез бәхет белән үтсен,
Авырулар бер дә килмәсен.
Таң җилләре искән минутларда,
Көн туганда якты нур булып,
Йөрәгебезнең җылы рәхмәтләре
Барып җитсен сезгә гөл булып.
Мозафаровалар, Кунафина, Атангуловлар, Вәлиевлар, Таһировлар.