

Без сезнең түземле, киң күңелле булуыгызга, яхшылыкка омтылуыгызга, безнең турыда кайгыртып яшәвегезгә сокланып туя алмыйбыз. Сезгә бары тик яхшылыклар, барлык уй-ниятләрегезнең тормышка ашуын телибез. Чөнки сез моңа лаек. Беркайчан да кайгы-хәсрәт күрмәгез. Безнең өчен сез – иң яхшы әти-әни. Барысына өстәп, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Матур бәйрәмегез белән котлап,
Зур бәхетләр сезгә телибез.
Үзегез кешелекле булган өчен
Олылыйбыз бүген сезне без.
Тормышыгызда ирешкәннәр -
Бар да килә хезмәт белән,
Яшәгез мәңге исәнлектә,
Ихтирам һәм хөрмәт белән.
Изге теләкләр белән кызыгыз Лилия, киявегез Илдус, оныкларыгыз Динислам, Элина, Динара, Алина, Артем, улыгыз Фаил, киленегез Гөлназ, оныкларыгыз Ринат, Радмир, Данис.