+28 °С
Облачно
ВКОК
Общие статьи
28 Декабря 2023, 05:21

Ихлас тәбрик итәбез!

Уфа шәһәре КАНБЕКОВА Зилә Тимергали кызына

Ихлас тәбрик итәбез!Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Табиб дигән һөнәр иясе ул,

Күктән иңгән, гуя фәрештә.

Сабырлык та, түземлек тә мөһим,

Гаделлек тә кирәк бу эштә.

Ак халатлы, изге җанлы кеше,

Күктән иңгән, гүя фәрештә.

Үзе гадел, үзе ягымлы ул,

Барлык яхшы сыйфат анда берләшә.

Бу шигырь юллары безнең кызыбыз, сеңелебез Зилә Тимергали кызына бик хас. Ул Куганакбаш авылында Фәһимә һәм Тимергали Абдрахмановлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк табиб булу аның күңеленә керә. Хыяллары тормышка ашты. Ул тәүдә Салават медучилищесын, озак та үтми Уфа медуниверситетын тәмамлый. Әлеге вакытта Уфа кардиология үзәгендә югары категорияле табиб-кардиолог. Аның иңендә зур җаваплылык, бик күпләргә яшәү сулышы бирә, киләчәк көнгә өмет, ышаныч уята. Кышның иң матур көннәрендә кызым, сеңелебез Зиләнең олы, матур юбилее. Кадерлебезгә гаять җаваплы, белем, тәҗрибә таләп иткән эшендә зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете теләп, зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Әнисе һәм барлык туганнары.

Уфа-Стәрлебаш-Куганакбаш.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас