+28 °С
Облачно
ВКОК
Общие статьи
6 Июня 2024, 06:25

Ихлас тәбрик итәбез!

Бузат авылында яшәүче яраткан әниебез, картәниебез, апабыз ИМӘГЫЙЛЕВА Зөлхия Шәйхетдин кызын чын күңелдән 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Ихлас тәбрик итәбез!Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Ачык йөзле, изге йөрәкле, олы җанлы, шат күңелле кадерле кешебезгә исәнлек-саулык, озын гомер, балаларының, оныкларының игелеген, изгелеген күреп, шатлык белән яшәвен генә телибез. Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр генә алып килсен. Алдагы гомер елларыңны иминлектә, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф белән шатлык-куанычларда үтәргә язсын. Әлегедәй көчле рухлы, уңган, егәрле, көләч йөзле, ягымлы булып, якыннарыңның күңел җылысын, ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Без сине яратабыз!

Әниебез – безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

Төрле чакны күргәнсеңдер, әни,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып

Озак яшә безнең арада.

Изге теләкләр белән улың, кызың һәм аларның гаиләләре, оныкларың, оныкчыкларың, Галиевлар, Арслановлар, Самадовлар гаиләләре.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас