Алдагы гомер юлларыңны шулай сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм якыннарың, туган-тумачаларың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, кадерле кешебез! Сиңа зур бәхетләр, якты аяз көннәр, тыныч күкләр телибез! Сөеп-сөелеп яшә. Елларың шатлыклардан гына торсын. Җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез!
Туган көн ул – бәхет-шатлык көне,
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Айрат, балаларың Айнур, Линаз, Элиза һәм барлык туганнарың.