Тәтер-Арслан авылында яшәүче кадерле һәм якын кешебез ЮНЫСОВА Гүзәлия Габсамат кызын күркәм юбилее уңаеннан кайнар котлыйбыз! Тырыш, уңган кадерле кешебезгә исәнлек-саулык, шатлык-куанычларга бай аяз көннәр телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр, кояшлы көннәр күңелеңне һәрчак яктыртып, балкытып торсын. Тирә-юньгә кояш нурлары кебек үзеңнең күңел җылыңны таратасың. Йөргән юлларың имин, киләчәгең якты, шатлык-куанычларың мөлдерәмә тулы, эшләрең һәрчак уң, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә изгелектә, кадер-хөрмәткә төренеп, бергә-бергә яшәргә язсын.
Сәламәт бул, озак еллар яшә,
Балкып торсын синең йөзләрең.
Озын гомер сиңа насыйп булсын,
Нурлар чәчсен һәрчак күзләрең.
Яшәү терәге син безнең өчен,
Кешелегең белән үрнәк син.
Ходай сиңа озын гомер бирсен,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Иң изге теләкләр белән әниең, әтиең, сеңлең Миләүшә, киявең Фәнил, иркәләрең Ирина, Аделя, Тимур.