+24 °С
Дождь
ВКОК
Общие статьи
22 Ноября 2024, 04:50

Күңелләрендә – изгелек, беләкләрендә – көч

Бузат авылы ир-егетләре ел саен махсус хәрби операциядә булганнарның гаиләләренә кышкылыкка утын әзерләп тапшыра.

Авылда мондый гаиләләр байтак, әмма аларның берсе дә игътибардан читтә калмый. Алда – кыш, димәк, утын хәстәрләргә кирәк. Бу эшне авылның ир-атлары үз өстенә алды.

Әйткәндәй, бузатлылар былтыр Кабакуш авылында яшәүче Шаровлар гаиләсенә дә (аларның олы уллары яу кырында) утын әзерләгәннәр иде.

Бузатлылар, афәрин! Кылган изгелекләрегез меңләтә үзегезгә әйләнеп кайтсын!

Күңелләрендә – изгелек, беләкләрендә – көч
Күңелләрендә – изгелек, беләкләрендә – көч
Автор:Фаягуль Юсупова
Читайте нас