+24 °С
Дождь
ВКОК
Общие статьи
12 Декабря 2024, 04:00

ИХЛАС ТӘБРИК ИТӘБЕЗ!

12 декабрьдә безнең өчен бик кадерле булган абыебыз СИНӘГУЛОВ Мөхтәр Зөфәр улының олы бәйрәме – 75 яшьлек юбилее. Кадерлебез, Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз! Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балаларың һәм онык-оныкчыкларың бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, абыебыз. Әле һаман без дип яшисең син, Күптән инде зурлар булсак та. Аз булыр күк синең өчен Нинди изгелекләр кылсак та. Ходай сиңа сәламәтлек бирсен, Сызламасын аяк-кулларың. Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә, Япь-яшь булып калсын күңелең. Яшәү шатлыгы син безнең өчен, Яхшылыгың белән үрнәк син. Авыр чакта сиңа таянабыз, Безнең өчен һәрчак кирәк син. Алдагы көннәрдә дә бәхетебез Булсын иде тулы,түгәрәк. Синнән җылы алып, һаман шулай Гомер кичсәк иде бергәләп. Иң изге теләкләр белән Вәрис-Рәгыйдә һәм балалар.

ИХЛАС ТӘБРИК ИТӘБЕЗ!ИХЛАС ТӘБРИК ИТӘБЕЗ!
ИХЛАС ТӘБРИК ИТӘБЕЗ!

12 декабрьдә безнең өчен бик кадерле булган абыебыз СИНӘГУЛОВ Мөхтәр Зөфәр улының олы бәйрәме – 75 яшьлек юбилее. Кадерлебез, Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз! Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балаларың һәм онык-оныкчыкларың бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, абыебыз.

Әле һаман без дип яшисең син,

Күптән инде зурлар булсак та.

Аз булыр күк синең өчен

Нинди изгелекләр кылсак та.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,

Сызламасын аяк-кулларың.

Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,

Япь-яшь булып калсын күңелең.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Алдагы көннәрдә дә бәхетебез

Булсын иде тулы,түгәрәк.

Синнән җылы алып, һаман шулай

Гомер кичсәк иде бергәләп.

Иң изге теләкләр белән Вәрис-Рәгыйдә һәм балалар.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас