+26 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Долгожители
21 Мая 2021, 11:15

Алар чирли белми

Озын гомер сере һәркемне кызыксындыра. Әйтерең бармы, үзеңне сиксәндә дә, туксанда да һәм хәтта... йөз тулгач та яшь-җилкенчәк кебек хис итү начармыни?! Ышануы да кыен, әмма җир йөзендә 160 яшькә дә «төкереп бирмәүче» халыклар бар!

Хунза дигән халык турында дөнья беренче тапкыр 1970 елларда ишетә. Болар Һиндстан белән Пакыстан арасындагы үзәнлектә, диңгез өсте тигезлегеннән 2000 метр өстәрәк, бозлар белән капланган Һималай таулары арасында яшиләр.
Биредә король һәм аксакаллар шурасы хакимлек итә. Олы яшьтәгеләргә олы хөрмәт белән карыйлар, аларның абруе какшамаслык. Хунза халкы картлыкта акыл зәгыйфьләнүне дә, төрле чирләрне дә белми, европалы инде ярты гасыр буе җирдә черегәндә, аның белән яшьтәш хунзалар тауларга менә, кырларда эшли.
Биредә җинаятьләр дә, төрмәләр дә юк. Әмма иң шаккатырганы – хунзаларның гомер озынлыгы. Алар чирнең ни икәнен дә белмичә 110га, хәтта 160ка кадәр дә яшиләр. 40 яшьлек хатын – кызлар кебек, 60 яшьлекләр исә 30 яшьлекләр төсле сыгылмалы-зифа, ә 65 яшьтә әле бәби дә табалар!
Моның сере, беренче карашка, тау һавасы, хәрәкәт, 15 градуслы суыкта да су коенуларыдыр кебек. Әмма озын гомернең, зифа-сыгылмалы булуның төп сере икенче нәрсәдә: ашауның бик кысырынкы булуында, ди белгечләр. Бу гадәт хунза халкында дини тәгълимат рәвешендә хөкем сөрә. Әлбәттә, моны тарихи сәбәпләр – уңдырышлы һәм көтүлек җирләрнең бик аз булуы китереп чыгарган. Биредә хайваннарның иң файдалыларын гына асрыйлар, ашатыр үлән беткәч, аларны шунда ук суялар. Шуны да өстәргә кирәк, мондагы сыер, сарык, кәҗәләр кечкенә һәм бик ябыклар, итләре майсыз, сеңерле. Итне биредә бик-бик сирәк ашыйлар. Көндәлек ризык – чи яшелчә һәм җиләк-җимеш, бөртек-орлык – аны бераз үрдерәләр яки ашка салып һәм көлчә итеп ашыйлар. Моның өчен бодайны таш киледә төяләр һәм су кушып (чүпрәсез) бик гади көлчә пешерәләр. “Пешерәләр” дию дә бик үк дөрес булмас – йорт стенасына сылап киптерәләр дию дөресрәк булыр. Арыш, солы, арпа, кукуруз, карабодай, дөге, тары, борчак, ясмык, чикләвек, өрек (абрикос) төшен дә шулайрак әзерләп ашыйлар. Әз генә күләмдә сөт һәм брынза кулланалар.
Ризыкның калориясе искитмәле аз – тәүлеккә нибары якынча 50 грамм аксым, 36 г май һәм 365 грамм углеводлар. Тозны кулланмыйлар дияргә була, шикәр һәм он турында белүче дә юк. Алкоголь дә мәгълүм түгел.
Белгечләр фикеренчә, хунзаларның озын гомерле булуына үзләре яшәгән җир тудырган ризыкны гына ашаулары да сәбәпче. Биредә организм өчен үтә дә файдалы булган “ураза” чоры да бар. “Ач яз” чоры дүрт айга сузыла. Бу чорда хунза халкы нигездә өрек (киптергән абрикос) – дөресрәге, көненә бер стакан җебетеп изгән өрек ашый. Бүтән берни дә ашамыйлар. Өрекне бик хөрмәт итәләр, аны яшәртү көченә ия дип саныйлар.
Безнең күзлектән караганда, хунза халкы бик фәкыйрь, тормышлары авыр кебек. Суык вакытта алар тәрәзәсез таш өйдә яшиләр, таш эскәмияләрдә йоклыйлар. Бик суык булганда, йортны коры ботак-сатак һәм яфрак ягып җылыталар – бүтән ягар нәрсә юк. Биредә суга да кытлык, аны кышкы яңгырлар вакытында җыеп куялар. Хунза халкы – мөселман динен тотучы халык. Укый-яза белүчеләр юк дәрәҗәсендә, әмма ләкин урду һәм инглиз телен аңлыйлар. Биредә кино да, театрлар да, музыка да юк. Әмма ләкин бу халык, фәнни тикшеренүләрдән раслануынча, җир йөзендә үзен абсолют бәхетле хис итүче бердәнбер халык. Чыганак:
Фото: http://www.tatyash.ru/
Чыганак:http://www.tatyash.ru/
Читайте нас: