-6 °С
Облачно
ВКОК
Все новости
Это интересно
4 Июля , 15:10

Файдалы киңәшләр

Кызыл карлыган белән кура җиләгеннән желе ясау ЫСУЛЫ  Кирәк була: 500 г кызыл карлыган, 500 г кура җиләге, 400 г шикәр комы.

Файдалы киңәшләр
Файдалы киңәшләр


 
Кызыл карлыганны изеп, иләк яки марля аша согын сыгарга. Аңа шикәр комының яртысын салып кайнатып чыгарырга һәм сүндерергә. Аннары кура җиләгенең өчтән ике өлешен шулай ук изеп, согын чыгарырга. Карлыган өстенә салып, кайнатып чыгарганнан соң, 2–3 минут утта тотарга.

Аңа калган кура җиләген өстәп, тагын кайнатып чыгарырга, сүндергәч, калган шикәр комын салып болгатырга. Күбеген җыярга онытмагыз. Аннары кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябырга. Салкын урында сакларга.

Автор:Фируза Синагулова
Читайте нас: