+17 °С
Облачно
ВКОК80 лет Победы
Это интересно
2 Июня 2025, 06:05

Июнь ае коры килерме?

Аны бүгенге көн сынамышына карап белеп була.

Июнь ае коры килерме?Июнь ае коры килерме?
Июнь ае коры килерме?

2 июнь яңгырлы булса, ай коры килер.
3 июнь көнне яңгыр яуса, елак көзгә.
4 июньдә көчле томан яки чык төшсә, уңышлы ел килә.
5 июнь көнне кыярны ачык җиргә күчерәләр. Шуннан соң соң кыяр утыртмыйлар.
6 июньнән чын җәй башлана. Моннан соң кыраулар төшми. Бу көнне, гадәттә, гөлҗимеш чәчәк ата.
7 июньдә юкә чәчәк ата. Үрдәкләр туктаусыз бакылдашса, яңгыр явар.
8 июньдә балыклар су өстенә чыгып уйнаса, тиз генә яңгыр яумас.
9 июньдә урман җилсез шауласа – яңгырга. Төнге чык озак кипмәсә – яшенгә.
10 июньдә көн тыныч, җилсез булса – мул уңыш көт.
11 июньдә күке кычкырса, алдагы ике-өч көндә көннәр матур торыр.
12 июньдә мул чык төшсә, аяз көнгә. Кичтән чык төшмәсә, иртәгә яңгыр явар.
13 июньдә яңгыр яуса, кыш суык килер.
14 июнь көнне иртән салават күпере чыкса, тагын яңгыр явар. Иртән кояш агарып чыкса да – яңгырга.
15 июнь көнне һава торышы матур булса, сентябрь җылы килер.

Автор:Фируза Синагулова
Читайте нас