+17 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
В АПК района
15 Июля 2021, 17:12

Каен себеркесе турында

Дөньялыкның ике рәхәте бар. Берсе – йокы, икенчесе – мунча, дип сөйләшер иде әбиләр без бәләкәй чакта. ⠀

Каен себеркесе турында
Каен себеркесе турында

Авылга шәһәрдән кунак кайтса, мунча ягу үзе бер сый-хөрмәт булыр иде. Хәзер мунчаны көн саен ягабыз. Ягарга утын бар, суын краннан борып кына агызабыз. ⠀
Әлбәттә, хуш исле каен себеркесеннән башка мунча ләззәтле булмас. Авыл кешесе, атна саен бер себерке китәчәк, дип исәпләп, кышлыкка мунча себеркесе әзерләп куяр. ⠀

Тарихка күз салсак, Болгар ханы Айдар ханның аяклары йөрми торган кызын дәвалаганда дингә өндәүче өч гарәп табибы нәкъ менә каен себеркесен кулланган, шуннан соң хан кызы савыккан, дигән риваятьләр бар. Бик ихтимал. Чөнки каен агачы, аның яфраклары фитонцидлар бүлеп чыгара, һаваны сафландыра. Ә тәнне кайнар мунчада чабу сызлаганнарны киметә. Үпкәләрне чистартырга булыша. Чабынганда кан әйләнеше дә яхшырып китеп, каен себеркесеннән бүленеп чыкан файдалы матдәләр тын юлларына унай тәэсир итә. 

Ә сез, стәрлебашлылар, җитәрлек итеп каен себеркесе, әзерләдегезме соң?

Ачык чыганаклардан.

Фото: Пиксабай

Автор:Гайния Галимова
Читайте нас: