-2 °С
Снег
ОКВК
Все новости
В АПК района
15 Июля 2021, 17:04

Мәзәкләр

Нишләп синең кулларың пычракка баткан, ә ике бармагың чип-чиста? –Мин сызгырырга өйрәндем.

Мәзәкләр
Мәзәкләр

***

Имеш, беренче автомобильләр яңа чыккан заманда бер авылның кешесе шәhәргә барып автомобиль күреп кайта. Авылына килеп җитүе белән аны бөтен халык сарып ала да сораштыра башлый: нәрсә ул автомобиль, аның кыяфәте нинди, h.б., h.б. Шулай итеп, ул авылдашларына ике сәгать буе автомобиль турында сөйләп, явып кына торган сорауларга җавап биреп торырга мәҗбүр була. Ниhаять, сораулар беткәч, арыганнан телен көчкә кыймылдатып, сорый икән:
- Я, инде аңлашылдымы?
Беркем дә дәшми, тик бер бабай гына тавыш бирә икән:
- Аңлашылды, аңлашылды, балам, маладис, барысын җиренә җиткереп сөйләп бирдең. Тик син шунысын гына аңлатып бир әле: ул автомобиль дигән нәстәкәйгә атны кайсы яктан җигәләр соң? – дип сорый икән үзеннән.

***

Табиб, авыртам дип килгән бер ханымга телен чыгарырга кушкан да үзе рецептлар яза башлаган. Ахырда теге ханым:
- Духтыр-әфәнде, ун минут буе телемне чыгарып торам, ә сез борылып та карамыйсыз, – дигән.
Табиб:
- Зыян юк, рецепт язган вакытта гына булса да сезнең сөйләшми торуыгыз кирәк, – дигән.

***

Бер карчык бигрәк усал, картын каты кулда гына тота, анда-санда кыйнап та куя икән. Бер көн карт күршеләренә кереп бик мактанган:
- И ачуландым инде бүген карчыгымны, кирәген бирдем!
- Ничек курыкмадың соң? – дип сораганнар.
- Әйе, курыкмассың аннан! Тәрәзә аша бармак яный-яный ачуландым, ярый әле үзе күреп калмады!
Ачык чыганаклардан.
Фото: Пиксабай
 
Автор:Гайния Галимова
Читайте нас: