Рәхәт һәм бәхетле яшисегез килсә, үпкәләмәгез һәм кичерә белегез. Үпкәләрне онытканнан соң, хатын-кыз үзенең көче артканын сизә һәм аның күптәнге максат-хыялларына юл ачыла.
***
Ике алмасы булса, ана баласына зурысын бирә, киемнең кыйммәтлесен, затлысын аңа ала, үзе ташламалар көтеп йөри, теләгәнен түгел, балаларга алганнан калган акчага (калса әле!) үзенә очсызлы кием ала. Ашарга салганда да башта - балаларына, аннан - иренә, соңыннан гына үзенә сала. Башта - иргә, аннан - үзенә, ахырдан гына балаларга ризык бүлеп бирергә кирәк. Элек бу нәкъ шулай иде, хәзер заманалар үзгәрү белән, әлеге тәртип тә үзгәрде. Рәхмәтле балалар үстерәсең килсә, үзеңне соңгы планга куймаска кирәк.
***
Көнчелек хатын-кызны эчтән кимерә. Көнләшмим дигәнгә ышанмагыз, көнләшмәгән кеше юк. Иң мөһиме: аны тирәнгә җибәрергә ярамый. Катырак көнләшкән саен, йөрәктә «кара тишекләр» күбәя һәм бик күп энергияне югалтуга китерә. Шулай итеп, безнең барлык энергиябез без көнләшкән кешегә китеп бара.
Димәк, барысы да үзебезнең кулда. Юкка-барга энергиябезне сарыф итми, үзебез өчен яшәп, бәхетле булыйк, без моңа лаек.
Чыганак: https://alshvesti-t.ru
Фото: Пиксабай