+7 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
В АПК района
30 Июля 2021, 10:22

Корсактагы майдан котылып буламы?

Моның өчен берничә төр ризыкны рационга кертергә кирәк.

Корсактагы майдан котылып буламы?
Корсактагы майдан котылып буламы?

Корсак өлкәсендәге май катламнары, сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудыра. Экспертлар кайбер продуктларны куллануның корсактагы майдан тиз арада котылырга ярдәм итүен ачыклаган.

"Forest Baptist" Медицина үзәге үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, көненә 10 грамм эрүчән клетчатка куллану корсак өлкәсендәге майның биш ел дәвамында 3,7 процентка кимүенә китерә. Эри торган клетчатка ашказанына җиткәч, гельга охшаш консистенция барлыкка китерә һәм кеше озак вакыт ачыкмый, шулай ук холестеринның күзәнәкләргә сеңүенә киртә куя, дип яза "Express".

Корсактагы майдан котылу өчен рационга баллы бәрәңге, борчак, алма, брокколи, инҗир кертергә кирәк.

Фото: Пиксабай

Автор:Гайния Галимова
Читайте нас: