+17 °С
Дождь
ОКВК
Все новости
В АПК района
30 Июля 2021, 11:55

Өйдән чыкмый да өйләнешергә була

ЗАГС хезмәткәрләре үзләре киләчәк, ди. 

Өйдән чыкмый да өйләнешергә була
Өйдән чыкмый да өйләнешергә була

Русиядә никахларны өйдә һәм дәваханәдә теркәргә рөхсәт ителде.

Хәзер ЗАГС хезмәткәрләре үзләре сезнең янга килә ала. Бу хактагы карарны илнең Юстиция министрлыгында имзалаганнар.

Әмма теләгән һәркем өйдә яки медицина учреждениесендә рәсми өйләнешә алмый. Моны аерым шартлар килеп туганда гына эшләп була. Аларга йөклелек, бала туу, парларның берәрсенең гомеренә хәвеф янау керә. Әлеге хәлләр хакында гаризада бәян итәргә кирәк. Сәбәп үтә җитди булганда дәваханә палатасында да никахны теркәргә ярый.

Әгәр ЗАГС хезмәткәрләре йортка яки дәваханәгә килүдән баш тартса, алар язма аңлатма бирергә тиеш. Соңыннан шуның нигезендә судка мөрәҗәгать итеп булачак.

Килергә теләк белдерсәләр, бар эшләрне башкаруга күп дигәндә 150 минут вакыт бирелә. Монда ЗАГС хезкәткәренең никах теркәү урынына килү өчен юлга киткән вакыты да исәпләнә.

Язгөл Сафина https://omet-rb.com

Фото: https://omet-rb.com

Автор:Гайния Галимова
Читайте нас: