+19 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Культура
4 Июля 2021, 23:21

Такмаклар

Исәнмесез-саумысыз...Нигә кәҗә саумыйсыз?Әтәчегез күкәй салган,Нигә чыгып алмыйсыз?

***
Ике сарык юлга чыккан
Кулларында чемодан.
Иреннәрен буяганнар,
Ә битләре юмаган.
***
Йорт кошларын ашатырга
Иртүк чыгам сарайга.
Тавыкларга тоз ялатам,
Печән салам казларга.
***
Иртән торып тышка чыксам,
Кырмыска утын кисә.
Кара сарык биеп йөри,
Сыер чәбәкәй итә.
***
Ак әтәч курай тарта,
Тавык гармун уйната.
Шул моңнарга чыдый алмый
Ата каз елап ята.
***
Җырларга да мин оста,
Биергә дә мин оста.
Әти-әни эшкә кушса,
Мин авыру, мин хаста.
***
Аягымда кызыл яулык,
Башларымда чабата,
Җәйнең эссе көннәрендә
Аягым карга бата.
***
Бака, бака-бакырган,
Бака кунак чакырган.
Кунаклары килмәгәч,
Тышка чыгып акырган.
Бакалар кунакка бара,
Чабатага төялеп.
Ике карга карап тора,
Себеркегә сөялеп.
***
Кәҗә керә бакчага,
Кәбестәне ашарга.
Таяк тотып чыксалар,
Хәзер тора качарга.
Кәҗә, кәҗә-мәкәрҗә,
Кермә минем бакчага.
Кысылырсың киртәгә,
Таяк төшәр җилкәңә.
Кәҗә, кермә бакчама
Яшел суган ашарга,
Яшел суган кикертә,
Читән аша сикертә.
***
Әтәч менгән читәнгә,
«Кикирикүк» итәргә,
Әтәчкә дә хәбәр килгән
Армиягә китәргә.
Әтәч әйтә: «Бармыйм»,— ди,
Тавык әйтә: «Калмыйм,— ди,
Син армиягә китсәң,
Бер күкәй дә салмыйм»,— ди.
Әтәч армиягә китте,
Чабатага утырып.
Тавык мескен карап калды,
Ике күзен тутырып.
***
Чуар тавык суга бара,
Аягында чабата.
Шул вакытта, оялмыйча,
Ата каз йоклап ята.
***
Ике песи суга бара,
Көянтә, чиләк асып.
Ике тычкан карап кала,
Капка төбенә басып.
***
Иртән торып тышка чыксам,
Тараканнар кар көри.
Чикерткәләр, туфли киеп,
Урамда биеп йөри.
***
Сары, сары, сап-сары
Сары пәке саплары.
Сараларга барган идем,
Җырлый икән атлары.
(Дәвамы булачак).
Дуслар, бу такмакларны без үскән чакларда (1970нче еллар) җырлыйлар иде, сезнең хәтердә нинди такмаклар калган? Әйдәгез әле искә төшерик!
Фото: Пиксабай
Автор:Гайния Галимова
Читайте нас: