+1 °С
Снег
ОКВК
Все новости
Новости
23 Сентября 2021, 14:58

Башкортстанда "Хатын-кызлар бизнесы" конференциясе уза

Башкортстанда балалары булган хатын-кызлар бизнес нигезләре буенча бушлай белем ала алачак һәм үз эшләрен ачуга 100 мең сум күләмендә грант өчен көрәшәчәк.

Башкортстанда "Хатын-кызлар бизнесы" конференциясе уза
Башкортстанда "Хатын-кызлар бизнесы" конференциясе уза
23-27 сентябрьдә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлы мәйданчыгында «Хатын-кызлар бизнесы» конференциясе уза.

Форумда хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерү буенча «Әни-эшкуар» федераль мәгариф программасы тренингы үтәчәк. Үз эшен ачарга теләүче хатын-кызлар менеджмент, финанс һәм маркетинг өлкәсендә кирәкле белемнәрне бушлай ала алачак.

Шулай ук осталык дәресләре, спикерлар чыгышлары, яңа эш башлаучы һәм эшләп килүче хатын-кыз эшкуарлар өчен дискуссия мәйданчыклары планлаштырылган.

Программада катнашу өчен декрет ялында, яки үз эшләрен ачарга яисә бизнес белән бер ел шөгыльләнүче, балигъ булмаган балалы хатын-кызлар чакырыла. Жюри иң яхшы 35 заявканы сайлап алачак, алар Иркутскига эшкуарлыкка өйрәнү өчен барачак.

Фото: Башинформ

Ример Насретдинов https://kiziltan.ru/

Автор:Гайния Галимова
Читайте нас: