+1 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Новости
23 Сентября 2021, 10:20

Ичмасам син ташлама!!!

...Зират капкасы яныннан төшеп киләм. Монда кечкенә чардуганнар эчендә минем җитлекмичә туган ике балам ята. Алар янында бераз туктап торам. Матур гына күтәргәндә төште бу сабыйларым. Табиблар артык көч килгән, авыр күтәреп эшләгәнсең, бүтән бала таба алмаячаксың диделәр. Минем сабыйларым янәшәсендә тагын бер кечкенә чардуган. 

Ичмасам син ташлама!!!
Ичмасам син ташлама!!!

Тагын ике кабер, болары – сырхауханәдә туып, берничә көн яшәгәч үлгән сабыйлар...

Йөрәгем әрнеп, кире борылам.  Чирле туган балалар да күп хәзер. Нәрсә булды бу дөньяга? Әллә табигать бездән шулай үч аламы?

Ни генә уйласаң да, бу сабыйлар инде кире кайтып булмый торган җирдә.  Әткәй кабере янына узам. Ул түрдә үк, 1968 елда үлгәннәр арасында. Кинәт туктап калам: кечкенә генә яңа кабер. Чардуганы да юк. Тукта, авылда соңгы айда берәү дә үлмәде бит. Әткәйнең баш ягында – мин йөри торган сукмак өстендә. Такта куелган. Иелеп карыйм – тик бер язу да юк. Чүгәләгән килеш уйга калдым. Әһә, исемә төште, яңа гына бер баланы алып кайтып күмделәр дигәннәр иде. Бабасы янына – кечкенә генә буш урынга салганнар икән Габделхак абыйның оныгын. Абыйлары бик тәртипле кешеләр, тиздән бу сабый өстенә чардуган куярлар, югыйсә тапталуы бар.

Ил җитәкчеләре зиратларга йөриләр микән, күрәләр микән кечкенә каберләрне, сәбәпләрен беләселәре килә микән? Башымны иеп зираттан чыгып киттем. И, Ходаем, сиңа тапшырдык сабыйларыбызны: исәннәрен дә, үлгәннәрен дә. Ичмасам син ташлама!!!

Миләүшә Хәйруллина.http://www.tatyash.ru

Фото: Пиксабай

Автор:Гайния Галимова
Читайте нас: