+13 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Новости
23 Сентября 2021, 09:38

Кеше хакы тота ул

Банкта эшли идем. Ялгышлык белән бер клиентка акчаны артык биргәнмен. Банкта булган мәгьлүмат аша бу кешене эзләп таптык. 

Кеше хакы тота ул
Кеше хакы тота ул

Кызганычка, летчик булып эшләүче бу абый (югыйсә, мохтаҗ кеше дә булмаган) акчаны кайтармады, минем гаебем юк диде. Банктагы хезмәткәрләр белән бергә җыелып бу акчаны түләдек. Бик көчле тетрәнү кичердем, чөнки ул вакытта бу суммага бер сыер алып була иде. Ярты еллап вакыт үткәч, култык таякларында, аксаклап килеп керде ул абый. Авариягә очрап инвалид калган икән. Сыер алырлык теге акчаны да китергән. “Авариягә очравым шушы хәрам акчалар аркасында гына булды, зинһар, кичерегез”, — ди. Үзенең күзләреннән мөлдерәп яшь ага. Алларыма тезләнеп кичерү сораган бу кешене гафу иттем. Кеше хакы тота ул. Тик менә минем түгелгән күз яшьләрен генә кире кайтарып булмый бит. “Күз яше җиргә тамса да кипми”, дип халык белми әйтмидер, күрәсең.

Ниятем — белгәннә­рем­не башкаларга да җиткерү иде. Йөзебез ак, тормышыбыз бәрәкәтле булсын өчен кеше өлешенә кермичә, хәләл көч белән тапкан малыбызның рәхәтен күреп яшәргә язсын.

Чыганак: http://www.tatyash.ru

Фото: Пиксабай

 

Автор:Гайния Галимова
Читайте нас: