+17 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Новости
23 Сентября 2021, 10:57

Тормышта булган кызыклы хәлләр

Сеңлемнең аягы сынды да, култык таяклары кирәк булды. Моңа култык таяклары таптым, тукталышта басып торам. Эш юк, болар белән ничек йөрисе икән дип чамалар өчен аякны бөкләдем дә, атлап карыйм. 

Тормышта булган кызыклы хәлләр
Тормышта булган кызыклы хәлләр

Шунда әллә каян гына бер егет килеп чыкты да, миңа каты итеп төртте, кулдан сумканы йолкып алды да йөгерде. Мин таякның берсен күтәрдем дә «Үтерәм!» дип кычкырып артыннан йөгердем. Аяксыз инвалид күз алдында савыкканын күргән егетнең коты алынды — сумканы ыргытып, качты.

**** 

Монысы эретеп ябыштыручы белән булган хәл.

Болар төзелештә эшлиләр, ике катлы йортның түбәсендә эретеп ябыштыралар. Берсенең туган көнен бәйрәм итәргә уйлаганнар. Ә начальниклар рөхсәт бирми!

Болар таяклардан кеше карачкысы ясап куялар, өстенә телогрейка кидерәләр. Үзләре беренче катка төшәләр дә сыйлана башлыйлар.

Боларның начальниклары ишегалдындагы сарайчыкта. Чыгып карыйлар — карачкы җилдә селкенә. Димәк, эшлиләр дип уйлый бу.

Җил кинәт көчәеп китә дә, карачкыны җиргә бәреп төшерә. Моны эшчеләр дә күреп алалар. Берсе йөгереп чыга да, карачкыдан телогрейканы салдырып ала да, сузылып ята. Ул арада йөрәген тоткан начальник йөгереп килеп җитә — бетте, утырталар дип уйлый бу… Ә җирдән эретеп ябыштыручы торып килә:

— Инде ничәнче тапкыр егылып төшәм! Бүтән менмим мин бу җилдә!

Коты алынган начальник «җилле көнне эшләмәгез» дип, барысын да кайтарып җибәрә.

Чыганак: https://intertat.tatar

Фото: Пиксабай

Автор:Гайния Галимова
Читайте нас: