Бер төркем белгечләр дәүләт структурасында хезмәт итүче 10 мең кешене 10 ел дәвамында күзәткән. Нәтиҗәдә, галимнәр әз генә салкын тидергән килеш эшләү дә бик зыянлы дигән фикергә килгәннәр. Чирле килеш эшкә килгән кеше үзенең организмын бик көчле стресска дучар итә һәм шул рәвешле йөрәген туздыра.
Профессор Майкл Мармот әйтүенчә, йөрәген куркыныч астына куюдан тыш, чирле кеше эштә әллә никадәр микроб тарата.
Исегезгә төшерәбез: статистика мәгълүматларына караганда, русиялеләрнең сәламәтлеге Европа халкыныкы белән чагыштырганда күпкә начар. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, көн саен авыру сәбәпле 3 миллион чамасы русияле эшкә чыкмый кала һәм тагын 20-25 миллион кеше чирле килеш эшләп йөри. Бездә халыкның 20 проценты гына сәламәт.
Сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк, дуслар!
Чыганак: http://www.tatyash.ru
Фото: Пиксабай