+13 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Новости
28 Сентября 2021, 10:59

Бетми торган нинди эш бу?!

Авылда эш җәен генә түгел, көзен дә  – кыштан кала һәр сезонда җитәрлек шул.

Бетми торган нинди эш бу?!
Бетми торган нинди эш бу?!

Менә бу арада да эшләрнең кайсыннан башларга белми аптырый торган чак. Яшелчәләрне җыйнап бетердек, бәрәңгеләрне алдык – иркен суларга да була кебек. Юк шул, җиң сызганып көзге эшләргә тотынырга кирәк. Мин бу күчеш чорын, гомумән дә, яратмыйм. Монда тоташ яңгырлар киткәнгә дә, кинәт буласы салкыннарга да әзер торырга, барысын тәртипләп алып куярга, җыярга, урнаштырырга кирәк. Өшемәсен, ярылмасын, шартламасын… дигән әйберләр шулкадәр күп – кар төшкәндә барыбер ниндидер савытта су калган, җилләсен, кипсен әле дип куеп торган, кышлыкка базга кертергә тиешле гөлләр булса да онытылып калган булып чыга…

Иң кызыгы да шунда: эшләрне никадәр күбрәк механикалаштырабыз, ягъни җиңеләйтергә тырышабыз – шулкадәр күбрәк… җитешмибез. Язын: әй, җәй озын әле өлгерербез дип, җәйгә калдырган, көз җитеп тә, өлгерә алмаган эшләр ел да кала. Әле бер көнне күршеләр белән шул турыда зарланышып алдык. Сөендем әле: андый эшләр бездә генә түгел, башкаларда да калган икән. «Әй, җәе җәй булдымыни быел, эшләрлек көннәре булдымыни?!» – дип, өлгермәгән эшләрне эссе җәйгә сылтадык…

Чыганак: https://vatantat.ru/

Фото: Пиксабай

Автор:Гайния Галимова
Читайте нас: