Соңгы 5 елда авырулар саны 20 процентка арткан. Ул нигездә 30-50 яшьлек хатын-кызларны “чүпли”. Яман шешне тикшертү өчен зур акчалар таләп ителмәсә дә, хатын-кызларның 60 проценты гына сәламәтлекләре белән кызыксына.
Хатын-кызлар үзләрендә чир барлыгын белгәч, табибларга барырга, операция ясатырга куркалар. Югыйсә хәзерге технологияләр ракны теге яки бу органны тулы килеш калдырып та дәвалау мөмкинлеге бирә. Авыруның башлангыч чорында мөрәҗәгать итүчеләрнең 94 проценты дәваланып чыга.
Хөрмәтле хатын-кызлар, шуңа күрә, табибларга күренүне сузып йөрмәгез. Тикшеренеп, тыныч яшәгез! Сәламәт булыгыз! Сез гаиләгезгә, балаларыгызга бик кирәк!
Чыганак: http://www.tatyash.ru
Фото: Пиксабай