Все новости
Новости
13 Октября , 14:47

Бик тә кирәкле киңәшләр

Исне бетерәбез Моның өчен сулы савытка боҗралап туралган суган салыгыз. Берничә сәгатьтән бүлмәдәге буяу исе бетәчәк. 

Бик тә кирәкле киңәшләр

Юшкынга каршы 
Чәйнекне юшкыннан ничек чистартырга? Бу сорау күпләрне борчый. Җавабы бик гади. Чәйнеккә лимон кислотасы белән су саласы да, берничә тапкыр кайнатып аласы. Соңыннан губка белән юшкынны юып төшерәсе генә кала. 

Торба тыгылса 
Яңа кайнаган 3 литр суга өч аш кашыгы кальцийлы сода (натрий карбонаты) салып болгатырга һәм раковинадан агызып җибәрергә. Канализация торбаларын чистарту өчен тоз кулланырга да була. Аны торбага салыгыз һәм кайнаган су белән юдырып җибәрегез. 

Иссез сумка 
Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килдеме? Анда бер көн дәвамында кулланылмаган пакетлы чәй салып тотыгыз.

Чыганак: http://zamansulyshy.ru/

Фото: Пиксабай

 

Автор:Гайния Галимова