Все новости
Новости
13 Октября , 15:49

Путин прививка ясатучыларны бүләкләргә кушты

Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаган россиялеләрне бүләкләү мәсьәләсе каралды. Вице-премьер Татьяна Голикова кызыксындыру чараларын озайтырга тәкъдим итте.

Путин прививка ясатучыларны бүләкләргә кушты

Голикова сүзләренчә, призлар уйнату нәтиҗәләре буенча сентябрьдә 495 җиңүче билгеләнде. Аларның һәркайсы 100әр мең сум акча алган. Голикова лотереяны ел ахырына кадәр ай саен үткәрергә тәкъдим итте.

«…бүләкләү, әлбәттә, белешмә булганда гына түгел, ә нәкъ менә вакцинация вакытында бирелә торган итеп оештырылырга тиеш. Мин нәрсә турында әйткәнне аңладыгызмы?» — дип шәрехләде аның тәкъдимен Владимир Путин.

Чыганак: https://vatantat.ru/

Фото: Пиксабай

Автор:Гайния Галимова