Малахитның исә кешене күзгә күренмәс итә торган сәләте бар дип уйлаганнар. Алай гына да түгел, малахит савыттан су эчкән кеше хайваннар телен аңлый башлый, дигән ышану да яшәп килгән. Борынгы Мисырда лазуритны Аллалар белән аралашырга ярдәм итүче илаһи таш дип зурлаганнар. Фарсылар фикеренчә, фирәзә таш, имеш, мәхәббәт утында янып үлгән кешеләр сөягеннән яралган... Борынгылар ташларның астрологик һәм дәвалау үзлекләре барлыгына ышанганнар һәм аларны бәндәләргә иминлек китерүче, бәла-казалардан, сырхау, сихер-зәхмәтләрдән саклаучы талисман рәвешендә кулланганнар.
Ташларның дәвалау, магик үзлекләре бар дип санаган борынгы табиблар һәм алхимиклар төрле-төрле рецептлар тәкъдим иткәннәр. Әлбәттә, аларның кайберләре бик беркатлы булган. Мәсәлән, ташбаканың баш миендә урнашкан тылсымлы ак таш, әгәр аны ташбака үлү белән алсаң, теләсә нинди агуга каршы торырга сәләтле, дип ышандырганнар.
Шуңа да карамастан, аерым ташларның кайбер үзлекләре әлегә кадәр дәвалау сәләтенә ия дип санала һәм традицион булмаган медицина яклылар тарафыннан күптәннән “эшкә җигелеп” килә.
Таш һәм минералларны дәва максатында куллану “литотерапия” (грекча – таш белән дәвалау) дип атала.”Билгеле бер таш яисә минералны үзеңдә йөртү – организмга уңай тәэсир ясый” дигәнгә ышану-ышанмау, әлбәттә, һәркемнең үз эше. Әмма бу хакта белеп торуның зыяны булмастыр.
Чыганак: http://gazeta.tgim1.edusite.ru
Фото: Пиксабай