+17 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Новости
21 Октября 2021, 13:41

"Туганнарым, мин югалмадым, борчылмагыз"

Нуриман районының Яңа күл авылында яшәүче 26 яшьлек хатынны эзләү дәвам итә. Кичә ул әнисенең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге сәхифәсендә язма язып калдырган. Аларны ул яздымы икән?

"Туганнарым, мин югалмадым, борчылмагыз"
"Туганнарым, мин югалмадым, борчылмагыз"

Дүртенче сентябрьдә Әльфинә Нуриева Уфага киткән һәм хәбәрсез югалган. Күптән түгел кыз социаль челтәрләрдә сәер статус бастырган.

"Туганнарым, мин югалмадым, борчылмагыз", - дип язган. Хатынның Интернетка телефон аша керүе ачыкланган. Ул әнисенең битендә, шулай ук, бер язма бастырган: "Достала син, мин югалмадым", дигән ул.

Әльфинәнең белдерүенә карамастан, аны эзләүне дәвам итәләр. Яшь хатынны өйдә кечкенә ике кызы көтә. Туганнары фаразлары буенча, ул Уфаның Яшел чаукалык яисә Черниковка районнарында булырга мөмкин.

Хатын турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны түбәндәге телефоннар аша элемтәгә керүне сорыйлар: 8 (927) 969 89 19, 8 (996) 106 56 69.

Чыганак: https://kiziltan.ru

Фото: bash.news сайтыннан

 

Автор:Гайния Галимова
Читайте нас: