+17 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Новости
27 Октября 2021, 20:50

ТУФРАК ӘЗЕРЛИБЕЗ

Язын үсенте үстерү өчен, туфракны көздән әзерләп калдырырга кирәк. Иң яхшысы — урман аланы яки болын туфрагы. 

ТУФРАК ӘЗЕРЛИБЕЗ
ТУФРАК ӘЗЕРЛИБЕЗ
 Анда бакча корт-кычлары, культуралы үсемлекләргә зыян салырлык чир чыганаклары юк. Якын-тирәдә урман, болын булмаса, кычыткан үскән урын эзләгез. Кычыткан туфракның нинди булуына гаять таләпчән, ул азот, фосфорга бай урында яхшы үсә. Кычыткан астында җир көпшәк була. Сукыр тычкан чыгарган туфракны да алырга ярый. Ул уңдырышлы, көпшәк туфраклы урынны ярата. 
Ике чиләк грунтка 0,5 л банка исәбеннән көл һәм 1 чиләк черемә өстәргә кирәк. Туфракны салкын урында тотыгыз, ул кышын туңарга тиеш, шулай андагы корткычлар үлә.
 
 
 
Чыганак: Манзара газетасыннан.
Фото: Манзара газетасыннан.
Автор:Гайния Галимова
Читайте нас: