Благовар районы Былышлы авыл хакимияте башлыгы Радик Габидуллин - төбәк халкы белән эшләүдә бай тәҗрибә туплаган җитәкче. Колхозда партком секретаре, аннары хуҗалык җитәкчесе вазыйфаларында чагында да ул халык белән уртак тел табып эшләгән. Шуңа да авылдашларын коронавируска каршы көрәшкә туплауда да сынатмый. Әйтергә кирәк, төбәк халкы коронавирусны вакциналану юлы белән генә җиңәчәкне яхшы аңлап, бу игелекле гамәлгә дәррәү кушылган. Прививка ясатучылар арасында өлкән яшьтәгеләр дә күп кенә. Шушы көннәрдә аларның зур төркеменә “Бердәм Русия” партиясенең бүләкләре тапшырылган.
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Фото “Благовар хәбәрләре” гәзите сайтыннан.