Гадәттә, адәм баласы дәрәҗәгә ирешкәч, дуслар арта башлый. Әмма мондый дуслар тиз югала. Бу чын дуслык түгел. Динебез тарафыннан карасак, дөньяга киләчәк җаннар яратылгач та үзләренә якын булганны эзли. Шуңа да бер күрмәгән кешеләр дә бер-берсен якын итә. Дустың сине яхшылыкка, хәерле гамәлләргә өндәүче, ияртүче, аңлатучы, ярдәм итүче булсын.
"Сер сөйләмә дустыңа, дустыңның да дусты булыр, ул да сөйләр дустына", ди мәкаль. Чөнки дустың бүген дөрес юлда булып, иртәгә ялгышырга мөмкин. Серләрне кайчак дустыңа да ачмау хәерле. Чын дуслык бер-береңә терәк булуга корылган. Ул вакытка, аралыкка, бер әйбергә дә бәйле түгел.
Чыганак: https://vk.com
Фото: Пиксабай