Все новости
Новости
25 Ноября , 14:13

"ДАВАЙ ПОЖЕНИМСЯ" ТАПШЫРУЫНДА - ӨЧ ИГЕЗӘК ТАТАР ЕГЕТЕ

  "Давай поженимся" тапшыруында өч игезәк татар егете катнашты. Алар Татарстанның Питрәч районыннан.

"ДАВАЙ ПОЖЕНИМСЯ" ТАПШЫРУЫНДА - ӨЧ ИГЕЗӘК ТАТАР ЕГЕТЕ

Егетләрнең исемнәре - Илнур, Илсур һәм Илнар Мөхәммәтҗановлар. Программа ярдәмендә яшьләр кәләш табарга теләде. Кызлар кешеләр белән эшли торган һәм күпбалалы гаиләдән булсын иде, диделәр. 27 яшьлек өч игезәк тә - практик табиб-педиатрлар. Туганнар бергә медицина трактаты яза һәм Япониягә барырга хыяллана.

Алар өчен икешәр игезәк кыз һәм бер татар кызы көрәште. Һәркайсының да асыл сыйфатлары бар иде. Тик, алып баручы Лариса Гузеева әйтүенчә, берсенең дә беренче урында гаилә кору тормый, ә карьера һәм башкалар килә. "Бүген бу бөтен яшьләргә хас нәрсә", - диде ул.

Озак уйлаганнан соң, егетләрнең икесе ике игезәк кызны сайлады. Ә берсе әлегә парын тапмаган, кызлар.

Фото: Instagram.

https://kiziltan.ru/

Автор:Фания Ибатуллина