

Әтиебез Таһир Хәҗми улы белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызнытабарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Сиңа шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер телибез! Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын!
Сокланырлык гомер юлы үттең,
Терәк булып безгә тормышта.
Безнең өчен янып яшисең син,
Куанасың һәрбер уңышка.
Якты йолдыз кебек балкыйсың,
Тормыш юлларыбыз күгендә.
Иң кадерле кешебез булып,
Торасың син күңел түрендә.
Бусагадан өйгә атлаганда
Рәхмәт укый-укый керәбез.
Яратабыз сине, хөрмәтлибез,
Изге заттай итеп күрәбез.
Иң гүзәл теләкләр белән тормыш иптәшең Таһир, кызың Гөлшат белән киявең Павел, улың Илшат белән киленең Светлана, оныкларың Алсу, Азиз, Данил, Денис.