+28 °С
Облачно
ВКОК
Новости
10 Ноября 2022, 05:52

Ихлас тәбрик итәбез!

Айдарәле авылында яшәүче безнең сөекле әтиебез, кадерле зур әтиебез КӘЛИМУЛЛИН Минехалит Сәетгали улын 75 яшьлек күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз!

Ихлас тәбрик итәбез!Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Кадерлебезгә ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, иминлек, хәерле озын гомер телибез. Без әтиебез белән горурланабыз, аның яшәеше  зур хөрмәткә, игътибарга лаеклыдыр дип уйлыйбыз. Кайда гына эшләсә дә – укытучы, мәктәп директоры, авыл хакимияте башлыгы, хаклы ялга чыккач мәчетнең имамы, могаллиме – барыбыз өчен дә үрнәк булып торды. Хаҗи, шагыйрь  итеп тә беләләр, хөрмәтлиләр авылдашлары.

Яшик әле, дөньялыкта,

Өметләнеп яхшылыкка.

Яшик әле куанышып,

Аткан таңга, бар барлыкка.

Тормыш юллары ачык безгә,

Адашмаска дөньялыкта,

Яшик, яшик, көчле чакта

Юллар салып киләчәккә.

Изге теләкләр белән кызлары Гүзәл, Лилия, оныклары Алина, Руслан, Азалия, Ләйсән.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас