+28 °С
Облачно
ВКОК
Новости
17 Ноября 2022, 10:04

Ихлас тәбрик итәбез!

Кадерле әниебез, картәниебез ВИЛДАНОВА Зәйтүнә Мансур кызын 75 яшьлек күркәм юбилее белән ихлас котлыйбыз!

Ихлас тәбрик итәбез!Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Күк йөзендәге кояш кебек син безнең тормышыбызны яктыртучы һәм җылытучы кешебез! Һәркемгә игътибарлы, ихтирамлы һәм ярдәмчел булган кадерлебезгә корычтай сәламәтлек, шатлык-куанычлы озын гомер, җан тынычлыгы, бәхет, авыру-сызлану белми, мул тормышта яшәвен телибез. Туар таңнарың кояшлы булсын, без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

Кадерлебез безнең, ныклы сәламәтлектә туган йортыбызга ямь биреп, без – балаларың игелегендә, изгелегендә исән-имин озак яшә дә, яшә әле!

Рәхмәт, әнкәй, барысы өчен дә,

Без бәхетле синең яныңда.

Син зур терәк безгә авыр чакта,

Тормыш ямьле тик син барында.

Яшә әле, әни, бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә якты гөлләр булып,

Терәк булып килер көннәрдә.

Изге теләкләр белән балаларың, оныкларың.

Уфа-Стәрлетамак-Стәрлебаш.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас