-2 °С
Снег
ОКВК
Все новости
Новости
17 Ноября 2022, 15:11

Ихлас тәбрик итәбез!

Яшерган авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, зурәниебез СОЛТАНОВА Розалия Сабир кызын күркәм юбилее уңаеннан ихлас күңелдән котлыйбыз!

Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек, шатлыклар, озын гомер телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Киләчәктә дә шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Исәнлектә, авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер кичерергә язсын. Балаларыңның, оныкларыңның хөрмәтенә төренеп яшә дә яшә әле!

Һәрбер адым, һәрбер минут сиңа

Уңыш алып килсен, уң булсын.

Бәхет, шатлык, сафлык, куанычлар,

Йөзләреңдә һәрчак нур булсын.

Юбилеең котлы булсын,

Телибез бәхет кенә.

Сөендерсен һәрбер көнең

Шатлыклар килеп кенә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Хәйдәр, балаларың Айдар-Альмира, Олеся-Рөстәм, оныкларың Азалия-Амалия, Рәнис-Розалина.

Яшерган-Стәрлетамак-Салават.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас: