+14 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Новости
17 Ноября 2022, 15:16

Ихлас тәбрик итәбез!

Стәрлебаш авылында яшәүче кадерле кызым, апабыз ӘХМӘРОВА Зөлминә Галинур кызын күркәм юбилее уңаеннан ихлас күңелдән котлыйбыз!

Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек, шатлыклар, озын гомер телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Киләчәктә дә шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Исәнлектә, авырмыйча, кайгы-хәсрәтләр күрми, Азат кияү белән иңгә-иң терәшеп гомер кичерүегезне телибез. Балаларыңның, туганнарыңның хөрмәтенә төренеп яшәргә насыйп итсен.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сиңа мул гына.

Без телибез сиңа ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Иң изге теләкләр белән сине яратучы әниең һәм туганнарың.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас: