-9 °С
Снег
ВКОК80 лет Победы
Все новости
Память
16 Января 2025, 14:49

"Гомереңнән якты калсын..."

15 гыйнварда "Китап" кибете залында Башкортстанның халык шагыйре Равил Шаммаска багышланган "Гомереңнән якты калсын..." дип исемләнгән хәтер кичәсе үтте. Башкортстан Милли китапханәсенең матбугат бүлеге әдипнең бай иҗаты белән таныштырган күчмә китап күргәзмәсе оештырган.

"Гомереңнән якты калсын..."
"Гомереңнән якты калсын..."

Чарада каләмдәшләре язучы турында якты истәлекләре белән уртаклашты, шигърият сөючеләр Равил Сәхиулла улының шигырьләрен укыды. Шагыйрь Алмас Шаммасов "Шаммас укулары" форумы конкурсында Уфа һәм Бөре шәһәрләреннән җиңүчеләрне бүләкләде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Указына ярашлы, Башкортстанның халык шагыйре Равил Шаммасның тууына 95 ел тулуга багышланган хәтер чаралары 2025 елда дәүләт дәрәҗәсендә үткәреләчәк.

Чыганак:https://vk.com/feed?w=wall-147944323_36234

"Гомереңнән якты калсын..."
"Гомереңнән якты калсын..."
"Гомереңнән якты калсын..."
"Гомереңнән якты калсын..."
Автор: Фируза Синагулова
Читайте нас