+13 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Полезно
7 Июня 2021, 13:59

Кредит алганчы нәрсә белергә кирәк?

Россиядә кредит алучыларның саны бик нык арткан. Апрель аенда банклар 1,3 трлн сум кредит биргән. 2014 елдан бирле бу рекордлы сан, дип яза “Российская газета”. Банклар гына түгел, микрофинанс оешмалары да кредитны актив бирә.

Икенчесе – сезгә кредит бирәләрме? Кредит тарихыгызны тикшерегез.
Өченчесе – нинди кредит алырга җыенасыз? Акча озак вакытка кирәкмәсә, кредит картасы да ярый. Ташламалы чорга сыеша алсагыз, ул гадәттә, 50 көн һәм күбрәк тә була, банк акчасыннан бушка да кулланырга була. Берничә ай һәм елга булса, классик кулланучы кредитын сайлагыз.
Дүртенчесе – кредит түләп, үзегез өчен иң кирәкле нәрсәләрдән дә баш тартырга туры килмәсме? Кредит түләве бюджетыгызга “кереп утыра аламы?” монысын да уйларга кирәк.
Соңгысы – кредитны түләгәндә “нәрсә дә булса син теләгәнчә китмәсә?” дигән очрак өчен алдан ук план корып куегыз.
Чыганак: http://shahrikazan.ru
Фото: Пиксабай
Читайте нас: