+9 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Полезно
7 Июня 2021, 00:11

Тагын бер тапкыр яран гөл турында

Халкыбыз элек-электән яран гөлен яраткан. Ул һәр татар йортының тәрәзәсендә нурдай балкып утырган.

Хәзерге вакытта исә яранның йөзләгән яңа гибрид төрләре барлыкка килде. Ул үзенең купшы һәм дәвамлы чәчәк атуы белән иң танылган гөлләрнең берсе санала. Яран матур гөл булу белән беррәттән, кеше сәламәтлеге өчен дә бик файдалы. Ул һавадагы микробларны бетерүче фитонцидлар бүлеп чыгара. Һәм шул рәвешле өйдәге һаваны чистарта, сафландыра. Мәсәлән, "Гөлләрнең магик көче" исемле китапта яранны тикмәгә генә усал көчләрне куучы, мәхәббәт тудыручы гөл дип атамаганнардыр, мөгаен. Шуңа бәйләнешле рәвештә бронхларны дәвалаучы шифаханәләргә авырулар өчен махсус яран бүлмәләре булдырылган.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru
Фото: Пиксабай
Читайте нас: