Все новости
Полезно
15 Июня , 15:07

КЕТЕРДӘП ТОРГАН, СУСЫЛ, ТӘМЛЕ КЫЯР ҮСТЕРҮ СЕРЛӘРЕ

БЕРЕНЧЕ СЕРЭссе көннәрдә кыяр тәүлегенә өч литрга кадәр су эчә. Бу культураны «коры паек»та тоткан кеше уңышсыз калырга мөмкин – чәчәкләр коелачак.

ИКЕНЧЕ СЕР
Үсемлек көч җыйган вакытта, иртән су сибү яхшырак, ә чәчәк атканда һәм кыярланганда – кичен. Кояшта җылынган су гына сибәргә кирәк. Болытлы көндә дә су сибүдән баш тартмагыз, бары тик норманы гына бераз киметегез.
Шлангтан су сибәргә киңәш ителми: көчле агымнан җир юыла; тамырлар, яфраклар һәм сабаклар зыян күрә. Суны туфракка гына сибәргә кирәк, ә үсемлекләргә түгел. Шулай ук су тутырылган пластик шешәләрне башлары белән аска каратып туфракка тыксагыз, ул акрынлап грунтны йомшартачак. Иренсәгез, үсемлекләр арасында зур булмаган буразна ясап, аңа су агызырга да мөмкин.

ӨЧЕНЧЕ СЕР
Кыяр туклануда да көйсез. Башта көч җыйганчы, ул актив рәвештә фосфор таләп итә. Ә беренче кыярчыклар пәйда булу белән, аны азот һәм калий белән ашларга кирәк. Тик азотлы ашламалар белән мавыкмагыз, чөнки кыярларда нитратлар тупланачак.
ДҮРТЕНЧЕ СЕР
Беренче чын яфрак барлыкка килү белән тукландыруга керешегез. Органик ашламалар барысыннан да файдалырак. Сыер тизәгеннән төнәтмә – коровяк (җылы суда 1:10 дәрәҗәсендә төнәтмә) яки кош тизәге төнәтмәсе (1:25 микъдарында) белән ашларга кирәк. Үсемлек ашламаларның югары концентрациясен начар кичергәнлектән, аларны бәләкәйрәк дозаларда, ләкин ешрак (һәр ике атна саен) тукландырырга кирәк. 10 литр суга 30-40 грамм комплекслы ашлама яки 15әр грамм аммиак селитрасы, калий сульфаты яки суперфосфат эретмәсе дә бик таман. Үсемлек кыярлана башлагач, дозаны ике тапкырга арттырыгыз. Кайбер бакчачылар үсемлекләрне һәр 15 көн саен ачыган сөт яки аскорбин кислотасы эретмәсе (5 литр суга – 1 таблетка) белән эшкәртә.
БИШЕНЧЕ СЕР
Әгәр яфракларда янган эзләр пәйда булса, белегез: ашлама концентрациясе зур булган. Шуңа күрә, һәр тукландырганнан соң, үләнгә очраклы эләккән эретмәне лейкадан су белән юдырып төшерергә иренмәгез.

АЛТЫНЧЫ СЕР
Ашлама таләп ителгәнен үсемлекләрнең кыяфәте үк күрсәтеп тора. Беренче кыярчыклар пәйда булу белән, аларның формасына һәм яфракларның төсенә игътибар итегез. Әгәр дә кыярлар ачык-яшел төстә булып, баш-башлары очлаеп тора икән, димәк, аларга азот кирәк. Әгәр өскә таба киңәеп, сабак янында тарайсалар яки “бөкерәйсәләр", димәк, калий җитми. Әгәр яфраклары куе яшел төстә булып, зәңгәрләнеп тора икән – фосфор дефицитта.
Фото: https://www.google.com/
Илдус Фазлетдинов https://tulpar.rbsmi.ru/