350 г шикәр;
2 л су;
350 мл лимон согы (якынча 3 лимон)
Шикәрне зур булмаган кастрюльгә салыгыз һәм 250 мл су белән каплагыз. Талгын гына утка куеп, болгата-болгата кайнатып чыгарыгыз.
Әлеге кайнатманы бүлмә температурасына кадәр, аннары суыткычка куеп суытыгыз. Калган суны һәм 350 мл лимон суын салып яхшылап болгатыбыз. Өстенә бөтнек һәм боз салып бирсәгез тагын да тәмлерәк булачак.
3 әфлисун;
1 лимон;
100 г шикәр;
1 л су.
Лимон һәм апельсинның суын сыгып алыгыз. ике җимешнең дә тышын турап бер кәстрүлгә салыгыз. Шунда ук шикәр комы һәм су салып кайнатырга куегыз. Кайнап чыккач тагын бер 10 минут талгын утта тотарга кирәк.
Кайнатма суынгач иләк аша чыгарыгыз. Шушы кайнатмага лимон һәм әфлисун суын салып болгатырга гына кала. Лимонадны бөтнек һәм боз белән бизәргә мөмкин.
420 г сыек бал;
1 700 мл су;
450 г җиләк;
350 мл лимон согы;
Балга 500 мл су салып яхшылап болгатырга. Шунда ул җиләкне салып блендер белән болгатырга кирәк.
Лимон согы һәм калган суны кушып тагын бер кат болгатабыз. Әлеге лимонадны һичшиксез боз салынган килеш кенә эчәргә кирәк.
Фото: https://pixabay.com/