+9 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Полезно
29 Июня 2021, 14:25

Прививкадан куркырга кирәкми!

Безнең барлык вакциналар да 95 проценттан артык саклану бирә. Вакциналанган кеше вирус белән очрашса да, авыруны җиңел үткәрәчәк, күп очракта бернинди билгесез.“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарә җитәкчесе Анна Казак әйтүенчә, төп бурыч — халыкны коронавирустан саклау. Моның өчен иммунитет катламы булдырырга кирәк. Бу республика халкының 60 проценты вакциналанганда гына мөмкин. Вакцина кешенең үзе өчен дә, башкалар өчен дә хәвеф тудырмый.

Анна Казак әйтүенчә, «Спутник V» коронавирусның иң таралган штаммнарыннан саклый.
БДМУ ректоры Валентин Павлов кайбер илләрдә авыручыланың 40 тапкыр артуын билгеләде. Шуңа безнең әле вакцина ясатып, сакланып калу мөмкинлеге бар. Ректор әйтүенчә, алар вирусларның мутацияләнүен дә күзәтә. Хәзер клиник картина үзгәргән: балалар, 20-50 яшьлекләр авырый башлаган. Элек коронавирусның беренче билгесе ютәл булса, хәзер эчәклек эшчәнлегендә тайпылышлар күзәтелә.
Валентин Павлов прививкадан соң өч көн температураның югары торуын иммун системасының нормаль реакциясе икәнлеген билгеләде. Үзеңне артык начар хис итмәсәң, табиб чакырырга кирәкми, күп итеп су эчәргә кирәк, аеруча эссе көннәрдә, чөнки эсседә кан куеру, тромбоз булу хәвефе арта. Ректор әйтүенчә, вакцина ясатканнан соң, бераз вакыт үзизоляциядә булырга, алкоголь кулланмаска кирәк.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин кешеләрнең вакциналанудан курку сәбәпләренә дә аңлатма бирде. Күпләр прививка ясату өчен тулысынча сау-сәламәт булырга кирәк дип уйлый. Авыруның актив чорында кешедәге йогышлы булмаган авырулар кискенләшергә мөмкин, шуңа бу вакытта вакциналанырга ярамый. Ә ремиссия вакытында вакциналану мотлак кирәк. Аеруча йөрәк-кан тамырлары, бронх-үпкә системасында авырулар, шикәр диабеты булганнар, онкоавырулар прививка ясатырга бурычлы. Бу ковид катлаулылыкларын кисәтү өчен кирәк.
Фото: ianed.ru
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Privivkadan-kurkirga-kir-kmi-831545/
Автор:Гайния Галимова
Читайте нас: